Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан республикасы икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын аккредитацияли

Утырышта Әлки, Мамадыш, Әгерҗе, Алексеевск, Ютазы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Әлмәт районнарының сәнәгать паркларының резидентларына һәм идарәче компанияләренә аккредитация кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү буенча эш нәтиҗәләре турында докладлар тыңланды.

Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов агымдагы атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Көн тәртибендә республика территориясендә начар метеорологик шартлар чорында сәнәгать парклары резидентларына һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ташламалар бирү эшләренең барышына багышланган мәсьәләләр каралды.

Утырышның көн тәртибендәге төп темаларның берсе – Татарстан муниципаль районнарында сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру, яңа резидентларны җәлеп итү юлы белән аларны йөкләүне арттыру һәм, нәтиҗәдә, авыл җирлегендә өстәмә эш урыннары булдыру.

Агымдагы елда авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлык мөмкинлекләрен арттыру һәм тигезләү, эш урыннары булдыру һәм модернизацияләү, районнарда эш белән тәэмин итүнең альтернатив төрләрен булдыру һәм авыл җирлегеннән халыкның мәшгульлеген киметү максатларында, республиканың муниципаль районнарында урнашкан сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе эшләнде. Концепция Татарстан республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланды. Концепция кысаларында шулай ук берничә закон чыгару инициативасы кабул ителде.

 

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта парк үзе, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу критерие – сәнәгать паркының тулылануы-70% тан кимрәк, гариза бирүче Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булырга тиеш, ә паркның ТР Икътисад министрлыгының тиешле аккредитациясе булырга тиеш.

Министрлык тарафыннан, үз чиратында, республикада булдырылган барлык 105 инфраструктур объектны бәяләү һәм сәнәгать парклары концепциясен тормышка ашыру шартларын канәгатьләндерерлек итеп ачыклау буенча эш башкарылды. Хәзерге вакытта 61 парк сайлап алу критерийларына эләгә, аларның 4се аккредитацияләнгән, тагын 11е гариза биргән. Шул ук вакытта Икътисад министрлыгы муниципалитетлар белән берлектә гамәлдәге чаралар турында бизнеска адреслы мәгълүмат җиткерү, шулай ук аккредитация өчен гаризалар рәсмиләштерүгә ярдәм итү буенча даими эш алып бара.

 

Эшче төркемнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә корылыкка бәйле вәзгыять булды. Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начар булу сәбәпле, муниципаль районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Киңәшмә кысаларында Әтнә, Әлмәт, Ютазы, Саба районнарының агросәнәгать комплексында агымдагы вәзгыятьне карадылар. Шулай ук корылыктан зыян күргән бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Шулай ук икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләү һәм озайту мөмкинлеген бирү өлешендә коммерция банклары белән даими эш алып барыла.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса