Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш хастаханә җиһазландырыла

Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.

2021 елда республикада  баш миенең кан әйләнеше бозылу белән бәйле авыруларны дәвалый торган биш медицина үзәген яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Бу эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге, шулай ук Алабуга, Түбән Кама һәм Буа Үзәк район хастаханәләре яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Моннан тыш, әлеге проект буенча республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чиккән кешеләрне дарулар белән тәэмин итү программасы да бар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса