Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчетендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын бу изге бәйрәм белән тәбрик итте. 

Казанның Галиев мәчетендә Корбан Гаете булды.

«Аллаһ Тәгаләнең чиксез зурлап бәйрәм итүче мөхтәрәм дин кардәшләрем. Бүген без сезнең белән бөек бәйрәм - корбан гаетен каршы алабыз. Сезнең барыгызны да әлеге бөек бәйрәм белән ихлас тәбрик итәм. Аллаһы Тәгаләбез бу көнне укыган намазларыбыз, чалган корбаннарыбызны, кылган изгелекләребезне кабул итеп, җәһәннәм газапларыннан коткарып, барыбызны да җәннәт белән бүләкләсә иде», — диде мөфти. 

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлау сүзләрен халыкка җиткерде.

Гает намазы барлык саклану чараларын күреп, пандемия шартларында уздырыла. Мөселманнар бер-берсеннән ара калдырып утырганнар. Килгән халыкның бер өлеше намазны мәчет ишегалдында укый. 

Бәйрәм вәгазе Казанның Галиев мәчетендә үтте, аны онлайн режимда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета», «Хозур ТВ» телеканаллары һәм Диния нәзарәтенең рәсми сайты күрсәтте.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса