Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Татмедиа" китап-журналларын интернетта маркетплейсларда сатып алырга мөмкин

Маркетплейсларда сатылучы товарлар исемлеге киңәйтеләчәк, озакламый яңа басмалар да сатуга чыгачак.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә чыккан татарча журналлар, китаплар һәм открыткалар Россия күләмендә эшләүче популяр маркетплейсларда сатыла башлады.

«Татмедиа»ның маркетплейслардагы интернет-кибетләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан.

KazanExpress

Wildberries

Ozon

YandexMarket

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, милли матбугатның маркетплейсларда сатыла башлавы,  чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте. Татарча журналларның, шул исәптән халык арасында популяр булган «Сөембикә», «Казан утлары», «Салават күпере», «Сабантуй» һ.б. журналларның соңгы саннарын, шулай ук татарча кесә китаплары белән хәзер кыска вакыт эчендә танышу мөмкинлеге бар.

«Соңгы арада сәүдә өлкәсе онлайнга күчеп бара. Әлбәттә, без дә бу эштән читтә кала алмадык, укучыларыбызга журналлар һәм китапларны җиткерүдә барлык мөмкинлекләрне кулланабыз», — диде Садыйков.

Мисал өчен, KazanExpress маркетплейсында сатып алынган татарча матбугат Димитровград, Екатеринбург, Ижевск, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Ульяновск, Уфа, Чабаксар, Чиләбе шәһәрләренә бер көн эчендә килеп җитә. Татарстан шәһәрләрендә дә әлеге маркетплейсның үз нокталары бар.

Wildberries маркетплейсы тагын да зуррак территорияне колачлый, аның пунктлары эре шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә бар.

Хәзерге вакытта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте маркетплейсларда сатылучы товарлар исемлеген зурайту белән шөгыльләнә. Оакламый интернет кибетләрдә яңа басмалар сатуга чыгачак. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса