Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 82 яңа электрон хезмәт эшли

Июль аеннан республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшен дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.


«Хәзерге вакытта башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән бергә алып бара торган эш принципиаль мөһим. Россия Президенты «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында конкрет бурыч куйды — социаль әһәмияткә ия булган барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Республикада без зуррак бурычны гамәлгә ашырырга ниятлибез: Татарстан территориясендә күрсәтелә торган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматта халык өчен ачык булырга тиеш», — дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.


 «Цифрлы трансформация» Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш илкүләм максатның берсе булып тора. Төп бурычлар арасында — массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлешен электрон рәвештә 95%ка кадәр арттыру.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса