Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә һәм тагын 37 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар имзалады

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.

Татарстанда эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады.

«30 июньнән Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында гадәттән тыш хәл режимын кертергә», диелгән боерыкта.

Татарстан муниципаль районнары башлыкларына массакүләм мәгълүмат чаралары аша гадәттән тыш хәл кертелү турында халыкка хәбәр итәргә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, куркыныч табигать күренешләренең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссияләр эшче төркемнәре составын билгеләргә киңәш ителә.

 

Шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса