Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

1 июльдән Россиядә йөкле хатын-кызлар һәм ялгыз ата-аналар өчен яңа пособиеләр түләнә башлый

Пособиенең күләме яшәү регионына бәйле.

1 июльдән РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча йөкле хатын-кызлар һәм ялгызы гына бала тәрбияләүче  ата-аналар өчен ике төрле яңа пособие кертелә. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышы вакытында  хәбәр итте.

«Бүген йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан хатын-кызларга махсус түләүләргә 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез. Сүз авыр финанс хәлендә булган әниләр турында бара. Сабый туганчы ай саен аларның якынча 6,3 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге булачак», — диде Мишустин. 

Аның сүзләренчә, конкрет сумма яшәү регионына бәйле. Инде 2021 елда  400 меңнән артык йөкле хатын-кыз шундый ярдәм алачак.

 

«Балаларны ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм әтиләргә тагын бер пособие биреләчәк. Июль аеннан 8 яшьтән алып 17 яшькәчә булган, тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче балалар өчен ай саен акча түләнәчәк», — дип хәбәр итте Премьер-министр.

Аның сүзләренә караганда  бу максат өчен 36 млрд.сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Пособиенең күләме РФ субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысына, уртача алганда аена 5,5 мең сумга якын. 

Яңа пособиеләрне 1 июльдән, шул исәптән дәүләт хезмәтләре Порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса