Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан диңгезчеләре "Милонга" яхтасында дөнья тирәли сәяхәт итте

Бу вакыт эчендә диңгезчеләр 45 мең километрдан артык юл үткәннәр. Аларның маршруты Урта диңгез, Атлантик, Тын һәм Һинд океаннары аша узган. ТАССР флагы дөньяның уннан артык илендә булган. Алар арасында Марокко, Гибралтар, Кариб утраулары, Панама, Полинезия, Бали, Шри-Ланка, Мальдив утраулары, Мисыр һәм башкалар бар.

Татарстан диңгезчеләре Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлап, «Милонга» яхтасында Җир тирәли йөзүне тәмамлады. Бу хакта «Татар-информ»га  ТР Җилкән спорты федерациясенең элеккеге башлыгы Юрий Бродниковский хәбәр итте.

«Барып җиттек! Барысы да исән-сау», - диде ул

Дөнья тирәли йөзү Төркиядә башланды, Төркиядә ул тәмамланды, дип сөйләде 72 яшьлек капитан Алмаз Алеев.

«Бүген җир тирәли сәяхәтебезнең финишы булды. Без Мармарис шәһәренең „Марина“ портында финишка килеп җиттек. Борттатәртип, барысы да яхшы. 45 мең километрга якын юл үтелгән. Билгеле, ковид эпидемиясе белән бәйле төрле җитешсезлекләр, бераз уңайсызлыклар булды, әмма болар барысы да яхшы узды. Дөнья тирәли сәяхәт безнең тугыз ай вакытны алды", - дип уртаклашты судно капитаны.

Аерым алганда, Яңа ел алдыннан Вануату хакимияте яхтсменнарны Тын океанда коронавирус чикләүләре катгый булу сәбәпле тоткарлаган. Моннан тыш, диңгезчеләр Татарстан әләмен Австралиядәге җирле диаспорага, шулай ук Аделаидадагы татарларга катгый чикләүләр аркасында тапшыра алмаган.

Мармарис халкы татарстанлыларга бик җылы мөнәсәбәттә. Портта эшләүчеләр һәм гади шәһәрлеләр диңгезчеләргә ярдәм итәләр һәм алар белән яхшы аралашалар.

"Диңгезчеләр шулай ук туган якларын сагындылар һәм Казан аэропортында якташларыбыз белән җылы очрашуга өметләнәләр", - дип өстәде Бродниковский.

Яхта Казаннан 2020 елның 28 июлендә чыккан. Җир тирәли сәяхәт ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде: логотиб җилкәнгә төшерелгән, ә яхта өстендә Татарстан әләмен йөрткәннәр. Экипаж составына өч кеше кергән: спорт мастеры, океан йөзүенең яхта капитаны һәм Татарстан җилкән спорты Федерациясе каршындагы җилкәнле мәктәп җитәкчесе 72 яшьлек Алмаз Алеев, 36 яшьлек боцман Вил Сәгыйтов һәм капитанның 32 яшьлек ярдәмчесе Илфат Миңнебаев, соңрак аны Иван Поликарпов алыштырган.


 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса