Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Экспертлар һәм Татарстан халкы сайлаучыларның уңайлылыгы турында фикер алышачак

11 июньдә Татарстанда федераль экспертлар һәм җирле активистлар сайлау процессына быел кертеләчәк яңалыклар һәм сайлаучылар белән аралашуга бәйле үзгәрешләр турында фикер алышачак.

«Минем тавышым» форумы сәгать 12дә башлана, утырыш темасы -  «Сайлаулар-2021: сайлаучының уңайлыгына курс».

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, соңгы елларда сайлау системасы җитди үзгәрде. Алар фикеренчә, барлык үзгәрешләр сайлаулар процедурасын сайлаучыга максималь уңайлы итү өчен юнәлдерелгән. «Тавыш бирү вакыты арта, сайлау участокларына барысы да кереп өлгерә, сайлаучылар тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге турында кайгырта, кергәндә язарга  ручкалар бирәләр», — дип мисаллар китерәләр алар.

Моннан тыш, цифрлы трансформациягә зур игътибар бирелә. 

Форум эшендә экспертлар онлайн-коммуникацияләр һәм цифрлаштыру сайлау процессына ничек тәэсир итәчәк, аның халык өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булачагы турында фикер алышачак.

Җанлы дискуссия Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Youtube сайтында трансляцияләнәчәк. Тамашачыларның үз сорауларын турыдан-туры эфирда бирү мөмкинлеге булачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса