Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ТР Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары резидентлары өчен ярдәм итү чараларын эшләде

Республикада 105 сәнәгать паркы бар.

2021 елның төп бурычы-70% тан да кимрәк йөкләнешле сәнәгать парклары резидентлары санын арттыру. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

"Бүгенге көндә республикада барлыгы 105 сәнәгать паркы бар. Шул ук вакытта бездә резидентлар саны мең ярымнан артык. Һәм хәтта пандемия елы белән чагыштырганда без билгеле бер үсеш күзәтәбез. Парклар, чыннан да, бик кирәк. Әмма бездә йөкләнеше 70% тан  ким булган мәйданчыклар бар", - диде ул.

Технопаркларны комплекслы үстерү максатларында Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен эшләде. Әлеге концепция кысаларында эшкуарлык субъектлары өчен ун елга түбәндәге салым ташламаларын ачучы закон чыгару инициативалары кабул ителгән инде: салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметү, транспорт салымын түләүдән азат итү, шулай ук оешмалар милкенә салым түләүдән азат итү.

"Әлеге ташламалардан файдалану өчен эшкуар аккредитацияләнгән сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып бару буенча икътисад министрлыгы белән килешү төзергә тиеш, — дип аңлатты Шаһиәхмәтов. - Башка критерийлар, паркның  йөкләнеше 70% тан да ким булырга, ул Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза бирү датасына урта һ0м кече бизнес субъекты булырга тиеш".

„Концепция шартларына туры килә торган әлеге салым преференцияләренә өстәмә рәвештә ярдәм итү чараларының пакеты эшләнде, шул исәптән, процент ставкасын субсидияләү,“ Стройка " займын бирү, электр энергиясенә ташламалы тариф, — дип аңлатты Шаһиәхмәтов. - Ярдәм чаралары комплектын гамәлгә ашыру инде агымдагы айда старт ала".

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса