Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе праймеризында катнашты

Тавышны онлайн да, традицион рәвештә дә бирергә мөмкин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин офлайн режимында партия праймеризында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин быел партиянең гибрид схемасын куллануын искәртеп үтте — сайлау участогына килеп традицион формада һәм онлайн да тавыш бирергә мөмкин.

"Онлайн-тавыш бирү бөтен кешегә дә туры килми: ерактагы территорияләр, авыл халкы  күп булган урыннар бар, алар өчен традицион тавыш бирү форматы якынрак. Шуңа күрә без мондый мөмкинлек булсын өчен федераль дәрәҗәдә чыгыш ясадык. Безне ишеттеләр — илнең 42 төбәге шундый хокук алды", - дип аңлатты Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, бу сайлау циклында татарстанлылар югары активлык күрсәтә. Республика халкы Дәүләт Думасына көзге сайлаулар белән дә, «Бердәм Россия» праймеризы белән дә кызыксыналар.

"Беренчел мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның  килүе алдагы сайлауларга караганда күпкә югарырак. Кешеләрнең активлыгы узган еллардан да яхшырак», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы рәисе.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса