Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда "Бердәм Россия" праймеризы өчен хисап участоклары ачылды

Республикада 557 хисап участогы ачылган.

Татарстанда 2021 елгы Дума сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү башланды. Республикада 557 хисап участогы ачылды, дип хәбәр итә партиянең мәгълүмат үзәге.

Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп оештырылган.

Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар фамилияле ике бюллетень алачак. Бүген Түбән Камада студентлар бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза.

Праймеризда катнашу өчен республикада 96 кандидат теркәлгән — 2016 елгы сайлауларга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек-40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Праймеризда катнашучыларның яртысы партиядә түгел. Кандидатлар арасында-волонтерлар,  дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр.

Региональ оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов  тавыш бирүнең рейтинг характерына игътибар итте. «Сайлаучы кандидатларның теләсә кайсы саны өчен тавыш бирә ала. Алынган тавышлар санына карап, ахыргы исемлек төзеләчәк, ул партиянең төбәк бүлегеннән съездга депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен тәкъдим ителәчәк», — дип аңлатты ул.

Татарстан халкы шулай ук электрон тавыш бирүдә катнаша алды, ул 24 майда старт алды. Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеген 19 июньдә партия съездында раслаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса