«Безнең ишегалды» программасы Татарстанның 34 районының 329 ишегалдында старт алды
Быел 40 муниципалитетта 831 ишегалдына җәйге җиһазлар урнаштырылачак.
Хәзерге вакытта 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 34 муниципалитетының 329 ишегалдында эшләр бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә программа кураторы Венера Камалова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Якындагы ике атнада тагын 87 ишегалдында эшләр башланачак. Шулай итеп, эшләр 416 ишегалдында барачак. Бу 2021 елда ремонт планлаштырылган ишегалларының гомуми саныннан 40% тәшкил итә», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа