Татар-информ

Татарстанда «Минем бизнес ярдәм итә» хәйрия акциясе башланды

1 июньдә акция кысаларында яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре узачак, алар балалар хосписына ярдәм итү максатыннан уздырыла.

Россия эшкуарлары көнендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында республика бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашуда #МойбизнесПомогает хәйрия акциясенә старт бирелде.


#МойбизнесПомогает — РФ Икътисади үсеш министрлыгы инициативасы. Бүген бизнесның социаль җаваплылыгын формалаштыру төбәкнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәлелегенең һәм тотрыклылыгының иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Шуңа күрә корпоратив социаль җаваплылык булдыру эше системалы рәвештә алып барыла.