Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда узучы Ушу буенча «Восточный барс – Көнчыгыш барсы» кубогына 70кә якын кеше җыелган

Ярышларда яшь буенча чикләү юк, иң кечкенә катнашучыга биш яшь.

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Восточный барс — Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогы башланды. Анда бөтен республикадан җитмешләп спортчы катнаша.


«Без мондый турнирны икенче тапкыр уздырабыз. Кызганыч, узган ел аны пандемия аркасында үткәреп булмады, ләкин үзара хезмәттәшлекнең яңа форматын уйлап тапкан һәм онлайн күнегүләр үткәрә башлаган тренерлар составын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге турнир абсолют ачык, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ул традицион булыр дип өметләнәбез», — диде Татарстан Ушу федерациясе президенты Айрат Әхмәров.

Ярышларның төп судьясы — Россиянең иң титуллы спортчыларының  берсе  Ильяс Хөснетдинов. 


«Катнашучыларны позицияләрнең техник үтәлеше һәм көч, рух, тизлек юнәлешләре буенча бәялиләр. Шулай ук спортчының пөхтәлегенә, күз карашы һәм сулыш техникасына карыйбыз. Кагыйдәләр елдан-ел камилләштерелә һәм судьялык сыйфаты да үсә. Гомумән, Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда Россиядә лидерларның берсе», — диде Хөснетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса