Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда "Кама бризы" телевизион эшләр конкурсы уза

21 майда Түбән Камада "Кама бризы" беренче республика фестивале старт ала. Аның кысаларында шул ук исемдәге телевизион эшләр конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнәчәк.

Конкурста татарстан телекомпаниеләре катнаша. 

22 майда, фестивальнең икенче көнендә, алты номинациядә 18 җиңүче билгеләнәчәк:

"Мәгълүмати программа, "Репортаж", "Әйдәп баручы киңәшче", "Видеооператор осталыгы", "Телевизион иҗат",  "МедиаИнтеграция"  телевизион программалар тәкъдим ителә.

Шулай ук махсус бүләкләр дә әзерләнгән. Барлык катнашучылар да алга таба эшләү өчен яхшы импульс алачак, бу, һичшиксез, Татарстан республикасында региональ телевидение сыйфатына уңай йогынты ясаячак, дип саный оештыручылар. Оештыручылар -   «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Түбән Кама администрациясе, НТР медиахолдингы (Түбән Кама).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса