Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан республикасында язгы урман культуралары сезоны тәмамланды

Җәйге һәм көзге чорда республикада урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм 2022 елгы культурага туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.

Татарстанда 2021 елның язгы урман-культура сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 1400,1 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән урман культураларын утырту – 1295,5 га, урман үрчетү – 104,6 га.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда республикада «Татарстан республикасында урманнарны саклау» милли проектының «Экология» төбәк проекты буенча 3855 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгын әзерләү һәм 30,9 млн.данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.

Шуның белән бергә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре үстерү эшләре 1748 га мәйданда, Азнакай муниципаль районы чикләрендә – 1285 га, урман культураларын өстәү – 2130 га, урман питомникларында 21,1 га мәйданда башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса