Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Урманчылар сакны көчәйтә: аномаль эсселек аркасында Казан янында ял итү урыннары ябылырга мөмкин

Ел башыннан бирле республика урманнарында 694 термик нокта теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

Татарстанда ун еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр алты урман янгыны теркәлгән. Хәл начарланса, Казан хакимияте популяр ял итү урыннарына, аерым алганда, «Аккош күле»урман-парк зонасына баруны тыю кертергә мөмкин.

Урман янгыны бер тәүлек эчендә сүндерелсә, уңышлы санала. Татарстанда янгын урман фондының Федераль җирләрендә булган.

«Бу -  узган елгы яфракларга һәм коры үләнгә капкан ут . Күп кенә очраклар буенча без хәтта зыянны санамыйбыз. Һәр очрак буенча мәгълүматны урман хуҗалыгы федераль агентлыгына, табигатьне саклау прокуратурасына һәм «Авиалесохрана» тапшырдылар. Территорияләрдә урманчылардан тиешле гаризалар Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәләренә җибәрелде, янгын күзәтчелеге белгечләре, сорау алучылар чакырылды», – дип билгеләде Илгизәр Зарипов.

Эксперт хәбәр иткәнчә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хокук саклау органнары килеп туган хәлгә объектив бәя бирер һәм урман янгыннары барлыкка килүгә катнашы булган кешеләр билгеләнер, дип өметләнәләр. Спикер барлык фаҗигаләр дә кеше гаебе белән килеп чыккан дип саный.

Хәзерге вакытта республикада аномаль эссе һава торышы саклана.

Хәзер урманнарга баруны тыю федераль әһәмияттәге урман фондына карата гамәлдә. Әмма янгыннар белән хәл начарланса, Казан хакимияте шәһәрлеләрнең популяр ял итү зонасын – Аккош күлләре янындагы урман-парк зонасын ябу турында карар кабул итә ала.
 

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 18 майда инспекторлар составы тәүлек буе эш режимына күчерелүе турындагы боерыкка кул куйды. Республикада өстәмә мобиль төркемнәр булдырылган. Югары рекреацион йөкләнешле урман массивларында янгынга каршы техника куелган. Урманда куркынычсызлыкны 25 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләре 700 дән артык кешене берләштерә. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта тагын 700 дән артык кеше өстәмә рәвештә җәлеп ителәчәк. Татарстан территориясендә урманнардагы хәлләр артыннан космик мониторинг алып барыла.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса