Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ТР машина йөртүчеләре, дәүләт хезмәтләренә язылу рәсмиләштереп, хокук бозулар турында хатлар ала алачаклар

Хәзер, электрон карарларга язылу рәсмиләштерелгән очракта, машина йөртүчегә гадәти хат килмәячәк, бөтен берләштерелгән мәгълүмат һәм фото шәхси кабинетка җибәреләчәк.

Татарстан машина йөртүчеләре ТР Дәүләт хезмәтләренә язылу рәсмиләштереп, штрафлар турында тулырак хатлар ала алачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га  республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ аңлатуынча, элек шоферларга шәхси кабинетка яңа штраф турында белдерү һәм аны түләү тәкъдиме генә килгән. Шулай ук почтага хокук бозу турында тулырак мәгълүмат белән хат һәм фото да килгән.

 

Аңа  язылу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре рәсми порталына керергә һәм "ЮХИДИ хезмәтләре" бүлеген сайларга кирәк. Шуннан соң «Электрон карарларга язылу»на басарга кирәк. Шәхси кабинетка кереп, гариза тутырыгыз һәм подписка рәсмиләштерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса