Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Парклар һәм иң яхшы 200 ишегалды өчен 100 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үз тавышыңны 30 майга кадәр бирергә була.

2022 елда булачак җәмәгать киңлекләре һәм 200 ишегалды өчен 111 мең кеше тавыш биргән инде.

Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә казанлылар актив катнаша - 33 мең кеше. Икенче урында — Яр Чаллы -10 мең тавыш белән, өченче урында Түбән Камада яшәүчеләр (9,6 мең).

Парклар өчен тавыш бирү ярдәмендә  Татарстан халкы «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын сайлый ала. 200 йорт яны территориясендә эшләр өстенлекле тәртиптә башкарылачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, тавыш бирү сораштыру белән алып барыла, анда ишегалды проблемаларын билгеләп үтәргә һәм төзекләндерү буенча үз теләкләрең турында язарга мөмкин. Әлеге категориядә тавыш бирүдә 56 мең татарстанлы катнашты.

Һәм, ниһаять, катнашучылар Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарының үсеш өстенлекләрен сайлый алачаклар. Татарстанда яшәүче 21 мең кеше үз фикере белән уртаклашкан инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса