Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин

Әлеге хезмәтне интернетка чыгу мөмкинлеге булган теләсә кайсы җайланмада рәсмиләштерергә мөмкин, ә процедура үзе 2 минуттан да артмый.

Татарстан республикасы территориясендә фото, видеофиксация комплекслары тарафыннан теркәлгән хокук бозулар һәм ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлегеннән файдалану турында тулырак мәгълүмат алу өчен транспорт чаралары милекчеләре 50 % ташлама белән Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында электрон карарлар алу хезмәте күрсәтүгә кул куя алалар. 

Язылуны рәсмиләштерү өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керергә кирәк. «ЮХИДИ хезмәтләре», «Электрон карарларга язылу» бүлекләренә күчәргә. Шәхси кабинет аша бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасына керергә. Гариза формасын тутырырга һәм подписка рәсмиләштерергә.


 Турыдан-туры күчү авторизация узар өчен  QR-код:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса