Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Быел ел башыннан Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә узган елдагы кебек үк балалар үлгән

Быел 4 ай эчендә балалар катнашында 124 авария булган, аларда 6 бала һәлак булган, 128 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Быел республикада балалар һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

7 майда Әгерҗе районында булган юл-транспорт һәлакәтендә тагын ике бала – 3 һәм 8 яшьлекләр үлгән. Шулай итеп, быел Татарстанда аварияләр нәтиҗәсендә узган елдагы кебек үк диярлек бала һәлак булган: быел 8 бала, узган елның 10 маена булган мәгълүматларга караганда, узган ел 9 бала үлгән булган.

"Һәлак булган барлык балалар да транспорт чаралары пассажирлары булган. Шуңа бәйле рәвештә балаларны йөртү проблемасы аеруча актуаль булып тора", – дип хәбәр итте агентлыкка ТР Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов.

Балаларны йөрткәндә хокук бозуларны кисәтү буенча ЮХИДИ эшчәнлеге дә шактый зур штрафлар булуга карамастан, кайбер ата-аналар балаларны өчен махсус җайланмалардан башка йөртәләр.

Ел башыннан 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала һәлак булган һәм бишесе зыян күргән. Әйтик, гыйнвар аенда Тукай районында җиңел машина белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә 4 айлык бала һәлак булган, авария вакытында ул әнисенең кулында булган.

"Өлкәннәрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве, тизлек режимын арттыру, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу, хезмәт һәм ял режимын бозу үз ролен уйный һәм фаҗигагә китерә", – дип өстәде Рамил Әхтәмҗанов.

Машинада йөрткәндә балаларны махсус утырту җайланмасына дөрес итеп, каешларын эләктереп утыртырга кирәк икәнен дә хәбәр итте белгечләр.

Җылы вакыт җитүгә, балалар күбрәк велосипедта йөри башлый. Ел башыннан республикада велосипедчы-балалар белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрнең сәбәпләре-беренче чиратта аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәүләре.

Республика Дәүләт автоинспекциясе балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү кирәклеген билгеләп үтә. Бу эштә хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары аерым роль уйный. Әлеге отрядларда катнашу балага юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк.

"Шул ук вакытта яшь хәрәкәт инспекторлары ярдәмендә юллардагы тәртипне пропагандалау – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән профилактик эшнең нәтиҗәле коралы", – дип өстәде Рамил Әхтәмҗанов.

ЮХИДИ яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары җитәкчеләре эшчәнлегенә оештыру-методик ярдәм күрсәтә һәм матди стимул бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса