Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды

Бүген Татарстанның Кызыл Бор авылы янында ике чит ил машинасы бәрелешкән.

“Ниссан” машина йөртүчесе идарәне итүне югалтып, юл кырыенда урнашкан тимергә килеп бәрелә һәм каршы як полосага килеп чыга, анда 1990 елда туган ир-ат идарә иткән “Киа Рио” автомобиле белән бәрелешә, “Ниссан”га ут каба.

Нәтиҗәдә юл фаҗигасендә гаепле машина йөртүче, Корея чит ил машинасы пассажиры һәм салонда булган ике балигъ булмаган баланың да гомере өзелә. Киа автомобилен йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү эшләре алып бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса