Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәтлеләрне онлайн узучы "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга чакыралар

Акциядә катнашырга теләүчеләр гаризаны 9 нчы майга кадәр бирә алалар.

Татарстанлылар "Үлемсез полк онлайн"да катнашу өчен  9 майга кадәр социаль челтәрләрдә гариза бирә алачак.

"Үлемсез полк онлайн" бөтенроссия акциясенә теркәлүне озайттылар, гаризалар социаль челтәрләр һәм акция партнеры сайты аша 9 май көнне  12:00 сәгатька кадәр кабул ителә.

Барлык теләүчеләр "ВКонтакте" , "Одноклассники" мини-кушымталары, "Хәтер банкы" аша акциядә катнаша ала. )  "Үлемсез полк" сайтында гаризалар җыю  7 майда тәмамланды.

Акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды инде, ул Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел "Үлемсез полк" акциясе беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Быел онлайн-йөреш трансляциясе илнең барлык төбәкләрендә 9 майда узачак, ул җирле вакыт белән 15 сәгатьтә проект сайтында,  социаль челтәрләрдә һәм телеканаллар битләрендә башланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса