Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов татар посткроссингы сервисында теркәлде

Хәзер һәр сервис кулланучысы үз хатын республика җитәкчесенә җибәрә ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Миллиард.Татар» һәм «Хатлар йорты» бөтен дөнья буенча креатив кәгазь открыткалар белән алмашу өчен булдырылган татар посткроссинг платформасында теркәлде.

 

Республика җитәкчесе «Татмедиа» әдәби кафесында стендтан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт открыткаларны өч адрес буенча Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга җибәрергә тәкъдим итте.


ТР Президенты юлламаларын адресатлар почта аша алачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса