Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан шәһәрләренә илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар кайтарылачак

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан гамәлгә ашырыла.

2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Яңа автобуслар «Елга порты — Дәрвишләр торак массивы» юнәлешендә № 1 маршрут буенча һәм «Можайский урамы — Ферма-2 торак массивы» юнәлешендә № 22 маршрут буенча йөрер дип планлаштырыла.

Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре тарафыннан күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза бирелгән инде.

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла. Дәүләт башлыгы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендәге 474нче номерлы указы белән билгеләде. Халык телендә аны «май» указлары дип атап йөртәләр.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса