Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казанда Татарстан республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар

Күргәзмә 1 июльдән 3 июльгә кадәр узачак.

Татарстанда беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәк.

 

Инде хәзер үк голштин токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре республиканың нәсел хуҗалыкларында терлекләрне продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча алдан сайлап алалар. Терлек хуҗаларын сыерларны күрсәтүгә әзерләү турында мәгълүмат бирәләр һәм укыталар.

 

Мондый дәрәҗәдәге конкурсны уздыру өчен бүгенге көндә 100 баш сыешлы манеж төзелеше бара.

 

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе, сөт институты, сөт базарын өйрәнү үзәге, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә киң эшлекле программа эшләнә.

 

Терлекчелек блогыннан тыш, күргәзмәдә авыл хуҗалыгының башка тармаклары да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә экспозицияләрендә катнашучылар техника, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, үсемлекләрне саклау чаралары өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышачак, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр турында тулы мәгълүмат алачак, шулай ук боларның барысын да практикада күрә алачак.

 

«АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачык һавада һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында узачак.

 

Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

 

Оештыручыларның контактлары:

 

Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәге (РАЦИН)

420111, Россия, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36

Тел./факс: +7 (843) 221-77-95

E-mail: expo.racin@tatar.ru

Сайтлар: racin.ru, agrovolga.org

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса