Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда урман культуралары сезоны ачылды

Шулай итеп, республикада бер ел эчендә 7,2 мең гектардан артык мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү  эшләре башкарылачак.

Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә ачылды. Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре кереште. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда узган брифингта хәбәр итте.

 

“Кар катламы эрү белән урман культуралары утырту һәм урманнарны чүп-чардан чистарту сезоны башлана. 2019 елдан башлап Татарстанда урманнарны торгызу эшләре “Татарстан республикасында урманнарны саклау” региональ проекты “Урманнарны саклау” федераль проектының “Экология” милли проекты кысаларында үткәрелә, аның төп максаты - 2024 елга кадәр 100%  урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү балансын тәэмин итү”,— диде ул.

Милли проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның “Май Указлары” нигезендә гамәлгә ашырыла. Программалар илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала, алар арасында «Экология», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һ. б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса