Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларга онлайн-сәүдә үсеше турында сөйләячәкләр

«ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасында туры эфир 21 апрельдә булачак. 13.30 сәгатьтә башлана.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм iWENGO электрон коммерция бизнес-мәктәбенә нигез салучы, укытучы Юлиана Гордон "Татарстан-Онлайн" программасының яңа чыгарылышының кунаклары булачак.

Экспертлар республикада электрон сәүдә үсеше, маркетплейсларда эшләү, Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәкләр һәм тамашачылар сорауларына җавап бирәчәкләр.

“Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак — аларның иң киң таралган һәм актуальләренә кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларның конкрет сорауларына фонд вәкилләре җавап бирәчәк”, - дип аңлаттылар оештыручылар.

 

#Татарстан Онлайн эфирының беренче эфиры 2020 елның апрелендә булды. Бу вакыт эчендә студиядә 30дан артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре булды. Узган елның сентябрендә трансляциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса