Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны ремонтлауга 12 млрд сум тотылачак

 Быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла.

Бу максат өчен федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп биреләчәк. Шулай ук Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Алар  арасында: Казан — Шәмәрдән, Чаллы — Водозабор — Илбакты — Калмия — Минзәлә — Боерган, М7 «Волга» — Иске Матвеевка, Арча — Зур Әтнә, Зәй — Бухарай һ.б.

Моннан тыш Татарстанның  зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре башкарылачак. 

Чаллы агломерациясендә юл ремонты барлыгы 48 километр озынлыктагы 12 объектта үткәрелер дип планлаштырыла. Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 11 километр булган 5 объект ремонтланачак.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты быел расланды. Моңа кадәр ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип атала иде. Проектның максаты — 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең 85 процентын норма таләпләренә туры китерү.

Узган елда  Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләрне финанслау 8,6 миллиард сум булган..

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны башкача  «май указы» дип тә атыйлар. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса