Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен ишегалларны һәм җәмәгать киңлекләрен үзләре сайлаячак

26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана.

Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.

Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең активлыгы һәм яшәүчеләрнең саны исәпкә алыначак.

Тавыш бирү механизмы бик гади: гражданин үз муниципаль районын сайларга, киләсе адым – җәмәгать пространствосы һәм ишегалды өчен үз тавышын бирергә тиеш. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак.

2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Аның төп бурычы-торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү.

 

Программалар турында

2015 елда Татарстанда җәмәгать пространстволарын төзекләндерү буенча масштаблы эш башланды. Хәзерге вакытта җәмәгать пространстволарын үстерү программасы кысаларында республиканың барлык 43 муниципаль районында һәм ике шәһәр округында 443 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән.

2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән «Безнең ишегалды» программасына старт бирде. 2020 елда төзекләндерү 1091 ишегалдында узды. 2021 елда 1074 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Программа кысаларында 5 ел эчендә барлыгы 6923 ишегалды — 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортлар территориясен төзекләндерү планлаштырылган.

Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе шулай ук ТР Президенты инициативасы буенча эшләнгән. Стратегиянең максаты-Россиядә иң эре 12 яр буе паркыннан торган экосистема булдыру. УРАМ экстрим-паркы инде тормышка ашырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса