Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

“СалаваTik” балалар проекты Барсик персонажы белән “Ак Барс” хөрмәтенә клип төшерде

Балалар хайваннар костюмнарында “Ак Барс чемпион” биюен башкардылар.

“СалаваТік” балалар видеопроекты Барсик белән “Ак Барс” хоккейчыларына ярдәм йөзеннән трек һәм клип яздыоды.

Хайваннар костюмнарында биш бала “Ак Барс чемпион” биюен башкарды. Барсик алар белән бергә биеде, әмма балаларның һәр хәрәкәтен дә кабатлый алмады.

Яшь блогерларның  YouTube каналында инде 5 җыр тупланган, аларны 30 мең кеше караган.

YouTube-каналыннан тыш, “СалаваТік” роликлары  белән инстаграмда # tatmedia_junior аккаунтында танышырга була.

«СалаваТік» проекты Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты-өлкән һәм урта буынга танылган балалар җырларын заманча кызыклы форматка күчерү һәм аларны яңа буынга җиткерү.

Проектта кечкенә артистлар — Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе балалар студиясендә шөгыльләнүчеләр катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса