Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан социаль эшкуарлар өчен 5 млн. сумлык махсус кредитлар әзерләгән

Социаль эшкуарлар реестрына керү өчен кирәкле документлар турында тулырак мәгълүматны ТР эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәгендә алырга мөмкин.

Кече һәм урта бизнес, соцпредприятиеләр реестрына кертүгә гариза рәсмиләштереп, финанс ярдәменә дәгъва итә ала.

«Социаль предприятие» статусын алган Татарстанның кече һәм урта бизнесының республика икътисад министрлыгыннан 5 млн.сумга кадәр махсус заем алу мөмкинлеге бар. Татарстан республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге (ЦИССС) финанс ярдәме мөмкинлеген анонслый.

 

Эшмәкәрләр бу елның 1 маена кадәр Россиянең социаль предприятиеләре исемлегенә керү өчен гариза бирә ала. Кече һәм урта бизнесның социаль предприятиеләре реестры Россиядә узган елдан төзелә башлады. Мондый статус махсус ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирә.

 

Татарстанда исемлекне төбәкнең икътисад министрлыгы формалаштыра. 2021 елда бизнесның социаль предприятиеләре өчен грант финанс ярдәме каралган — әйтик, «Социаль эшмәкәр» заемының күләме 5 млн.сумга кадәр.

 

Моннан тыш, быел социаль предприятиеләр өчен, 100 процент финанслау шарты белән, 500 мең сумга кадәр грант кертү планлаштырыла. Аларны төрле максатларга, шул исәптән арендага һәм ремонтлауга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, җиһазлар сатып алуга һ.б. тотарга мөмкин булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса