Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәттә узган ел илкүләм проект буенча ике медицина оешмасы ремонтланган

2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә табиблар саны 219 кешегә арткан.

 2020 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча республикада 11 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә төбәктә илкүләм проектның үтәлешенә күзәтчелек итүче ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Биш  яңа объект -  Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы, Республика клиник онкология диспансерының ике — Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары, Минзәлә Үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге, Әлмәттә перинаталь үзәге дә булган балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы төзелеп, файдалануга тапшырылган.

Илкүләм проект ярдәмендә яшь белгечләрнең хезмәт хакына өстәмәләр, ә «Земство докторы» программасы буенча ярдәм буларак бер тапкыр түләү билгеләнә.

Югары уку йортларында максатчан укытылган яшь табиблар җәлеп ителә. Торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелә һәм социаль ипотека мөмкинлекләре файдаланыла. 

Россиядә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычы — эшкә сәләтле яшьтәге халык арасында үлем очракларын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр, шулай ук йөрәк кан тамырлары авыруларыннан (100 мең кешегә 450 очракка кадәр) һәм онкологиядән (100 мең кешегә 185 очракка кадәр) үлемнәрне киметү. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса