Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе: “Сөт продукциясе билгеләнгәг таләпләргә туры килми”

Ведомство иң күп хокук бозуларны күрше төбәкләрдән кертелә торган продуктларда ачыклаган.

Татарстан территориясендә сатыла торган сөт продуктларының бер өлеше билгеләнгән таләпләргә туры килми, дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Илмир Шәфигуллин.

 

Узган ел тикшерелгән 735 атаманың 128ендә хокук бозулар ачыкланган. Аларның күбесе Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә җитештерелгән. Татарстан үрнәкләрендә шулай ук микробиологик параметрлар буенча тайпылышлар ачыкланган.

 

Мин алар начар дип әйтмәс идем, микробиологик параметрлар буенча кайбер кисәтүләр бар, ә физик-химик состав буенча бу бик яхшы продуктлар, — дип аңлатты Илмир Шәфигуллин. — Шулай булгач, сөт продукциясен җирле җитештерүчедән сатып алу яхшырак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса