Татарстан акушер-гинекологлары йөкле хатын-кызның туганнарына коронавирустан прививка ясатырга киңәш итә
Татарстанда коронавирус 22 йөкле хатын-кызда расланган.
Бала көткән хатын-кызны коронавирус йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм якын-тирәсенә вакцинация ясарга кирәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, 7нче Казан хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова хәбәр итте, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Хатын-кыз беркая чыкмыйча тәүлекләр буена өйдә утырса да, вирус гаилә әгъзалары белән кайтырга мөмкин. Мин ата-ана булырга әзерләнүче республика халкын прививка ясатырга чакырам», — дип ассызыклады спикер.
Республика медикларына йөкле хатын-кызларда коронавирусның бик катлаулы формалары белән очрашырга туры килә. Аларның сүзләренә караганда, бала көтүче хатын-кызлар вируска аеруча тиз бирешә һәм бу ана һәм бала тормышы өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә авыруга караганда, чирне булдырмый калу күпкә яхшырак.
«Йөклелек планлаштырган хатын-кызлар, һичшиксез, прививка ясатырга тиеш», — дип киңәш итте КДМУның акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушания Габидуллина.
ТР баш акушер-гинекологы мәгълүматларына караганда, Татарстанда ОРВИ белән — 275, ә коронавирус белән — 22 авырлы хатын-кыз күзәтү астында. Тугыз хатын-кыз хастаханәдә дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа