Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр биреләчәк

Мондый механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр  бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, он җитештерүчеләргә азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә Татарстан 65,9 млн сум акча алачак, ә икмәк пешерү предприятиеләренә - 48,3 млн сум. Якын арада субсидияләр алу өчен заявкаларны сайлап алу игълан ителәчәк.

Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чара тармак предприятиеләренең табышлылыгын саклап калуга һәм халык өчен он һәм икмәк продукциясенә бәяләрнең тотрыклылыгын саклап калуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса