Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә автомобильләр тапшырды

Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Машиналарны тапшыру Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. "Бүген без 2020 елга республика агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз, агымдагы елга бурычлар куябыз. Авыл хуҗалыгына идарә – агросәнәгать комплексы структурасында иң мөһим звено. Татарстанда төрле милек рәвешендәге 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы берәмлекләре һәм 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу бик зур ресурс, ул системалы рәвештә эшләргә тиеш. Монда авыл хуҗалыгы идарәләренең роле зур", - диде ТР президенты.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына узган елда катлаулы эпидемиологик шартларда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән", - диде ул.


Татарстан президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның хезмәтенең нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.


 

ТР президенты официаль сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса