Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татар китабы йортында әдәбияттан лекцияләр укый башладылар

Чара Татар китабы йортында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга булачак.

Татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге бирә торган Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклын башлады.

«Татар әдәбияты: борынгыдан — Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән.

Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый.

Беренче лекция 28 гыйнварда булды. Икенчесе бүген, 29 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә башлана, диелә Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Чарада катнашу өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтларына керергә һәм сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк.

Урыннар чикле. 

Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында танык тапшырыла.

Темалары: 

Болгар чоры әдәбиятына кереш.
«Кыйссаи Йосыф» — татар әдәбиятының таҗы;
Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.


Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләр дип көтелә.

Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса