Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Эчке эшләр министрлыгы митингларда катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтә

Килештерелмәгән акцияләр үткәрү омтылышы, шулай ук аларда катнашучылар ягыннан теләсә нинди коткы таратулар җәмәгать тәртибенә куркыныч тудыру буларак бәяләнәчәк.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы митингларда катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Интернетта, социаль челтәрләрдә һәм кайбер  мәгълүмат чараларында 31 гыйнварда санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашуга чакырулар белән бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән митингларга чыгарга чакырган һәм катнашкан өчен закон нигезендә җаваплылык каралуы хакында кисәтә.

Хокук саклау органнары закон бозу очракларына тиз арада реакция белдерәчәк һәм хокук тәртибен оештыру өчен тиешле барлык чараларны да күрәчәк. Тәртип бозучыларның барысын да закон нигезендә каралган җаваплылыкка тартачаклар.

Полицейскийлар гражданнарны коткыга бирелмәскә һәм килештерелмәгән митингларда катнашмаска, шулай ук полициянең законлы таләпләрен үтәргә чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса