Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Казан утлары" журналы тагын кесә форматындагы китап чыгара

Китапны сату февральдә башланачак.

«Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарачак.

Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, повестьнең кызыклы сюжетына басым ясап, «Бик укылышлы китап булачак», — ди.

Әлеге повестьтән тыш, китапка Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк, аны Галиуллин «сюрприз булачак», дип аңлатты.

«Киллер» китабын Татарстан районнарында чыга торган газеталар редакцияләрендә һәм республикадагы китап кибетләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Китап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында басылып чыгачак. Форматы — кесә китабы. 

«Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясенә кергән икенче китап. Беренчесе — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы 2020 елның декабрь аенда 2000 данә белән чыгып, өч атна эчендә сатылып бетте. 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса