Татарстанда милеккә ия булу хокукын теркәүдә үзгәрешләр кертелде
Инициатива үткән елның 29 декаберендә гамәлгә кергән.
Күчемсез милеккә ия булу хокукы 1997 нче елга кадәр теркәлгән булса, аның өчен 350 сум күләмендәге дәүләт пошлинасы алмаячаклар. Бу хакта ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин брифингта әйтте.
“Татарстанның бу инициативасын финанс министрлыгында да кабул иттеләр. Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа