Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңача хезмәт хакы – 1 июльдән

ТР сәламәтлек саклау дәүләт учреждениеләре 1 июльдән хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчә. Әлмәт муниципаль районында бу юнәлештә 7 дәүләт учреждениесе, "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте, республика учреждениеләренең 8 филиалы үзгәреш кичерәчәк.

25 май көнне булып узган куст киңәшмәсендә ак халатлыларга хезмәт хакы түләүнең яңа системасы турында тулы мәгълүмат җиткерелде.

Бүгенге көндә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының икътисади анализ һәм прогнозлаштыру идарәсе һәм ЛПУ боерыклары нигезендә яңа системаны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча чаралар планы расланган, җаваплылар һәм аны башкару вакытлары билгеләнгән. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының икътисади анализ һәм прогнозлаштыру идарәсе начальнигы В.Камалетдинова билгеләгәнчә, хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчү буенча пилот проекты РКБ, Яр Чаллы, Саба сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тормышка ашырылган. Аның сүзләренә караганда яңа система МРОТ дәрәҗәсендә булачак, хезмәт хакы хәзергесенә караганда түбән исәпләнмиячәк. Венера Гарифовна җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең категорияләрен ачыкларга, базаны яңартырга кирәклекне әйтте.

Яңа системага күчү эшләүчеләр санын төгәл билгеләүне күз уңында тота, ягъни ул башкача үзгәрмиячәк. Моңа кадәр һәр учреждениедә җитәкчелек штат исемлеген үзе генә раслаган булган һәм аларның күбесе үзгәрешсез кала биргән. Бу уңайдан тиз арада фондны кабаттан карап чыгу зарурлыгына күрсәтелде.

Хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчү сәбәпле учреждениеләрнең коллектив килешүләренә дә үзгәрешләр кертелгән. Төгәлсезлекләр һәм аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен киңәшмәдә җитәкчеләргә профсоюзлар белән берлектә эшләргә кирәклек ассызыкланды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ф.Вәлиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250