Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар тавыш көтә

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, шәһәребездә быел беренче тапкыр әлмәтлеләр интернет-тавыш бирү юлы белән иң яхшы балалар табибын сайлаячак. Әлеге бәйге www.bestpediatr.ru сайтында 27 апрельдән алып 1 июньгә кадәр уздырыла.

"Минем яраткан балалар табибы" бәйгесенең үзенчәлекләре, кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә аны оештыручылар белән булып үткән матбугат конференциясе барышында җиткерелде. "Здравинформ" социаль маркетингы агентлыгы" ҖЧҖ директоры А.Абашев әйтүенчә, бәйгенең максаты - балалар табибы һөнәренең абруен күтәрү, медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту һәм иң яхшы белгечләрне ачыклау, билгеләү. Күрсәтелгән сайтта тавыш бирүчеләр яраткан табиблары өчен үз фикерләрен дә язып калдыра ала. Әмма биредә шикаятьләр белдерү урынсыз булыр иде дип саный бәйгене оештыручылар (бу хакта сайтта мәгълүмат та урнаштырылган), чөнки аның исеме үк халык үз иткән ак халатлы балалар табибын сайлауны күрсәтеп тора. Үткән ел Казанда уздырылган бәйгедә андый очраклар да булган, билгеле, ләкин ул фикерләр сайт битеннән архивка күчерелгән, ахырдан алар буенча чаралар күрелгән. Сүз уңаеннан, башкалада 46 мең кеше иң танылган табибны ачыклауда катнашкан. Әлмәтлеләр дә бик актив булыр дип өметләнәбез.

Бәйгедә тавыш бирү өчен www.bestpediatr.ru сайтына керергә, шәхси кәрәзле телефон номерын күрсәтергә һәм сезгә җибәрелгән шәхси кодны кертергә кирәк. Әлеге сервис бушлай башкарыла, ә оештыручылар кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклауда җаваплы. Һәр кеше биредә бары тик биш тапкыр гына, әмма төрле табибка тавыш бирә ала.

Бәйгедә 83 табиб һәм 172 шәфкать туташы катнаша. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары С.Можгина хәбәр иткәнчә, аларның исемнәре сайтка урнаштырылган инде. Шунысын да билгелисе килә, әлмәтлеләр яраткан табибларының җиңүенә үз өлешләрен дә кертә ала. Моның өчен балалар поликлиникасы баш табибының кабул итү бүлмәсенә нәниләрегезнең медицина темасына багышлап ясаган рәсемнәрен тапшырырга яки info@bestpediatr.ru электрон адресына юлларга кирәк. Бу табиб рейтингына биш балл өстиячәк. Ә рәсемнәр сайтның "Галерея" бүлегенә урнаштырылачак. Биш иң популяр рәсем авторы әти-әниләре белән җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырылачак һәм аларга истәлекле бүләкләр таратылачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче-табибка һәм I-II призлы урынга лаек булганнарга, шулай ук иң популяр фельдшер, урта медицина персоналы хезмәткәренә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Тантаналы чара июнь башларында уздырылачак.

Матбугат конференциясе ахырында С.Можгина бәйгене оештыручыларга, аның генераль партнеры "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе, генераль иганәчесе Nutricia компаниясе, рәсми иганәчесе Danone-Юнимилк компанияләр группасына рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, "Минем яраткан балалар табибы" бәйгесе ак халатлыларга үзләренә башкалар күзе белән карарга мөмкинлек бирәчәк. Ә бәйге дәвамлы булыр дип көтелә. А.Абашев әйтүенчә, алар Әлмәтне үз иткән һәм биредәге аралашудан, хезмәттәшлектән үзләренә көч-илһам ала.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250