Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеген ачуда катнашты

Министр көн дә килми. Шуңа күрәдерме сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның Әлмәткә чираттагы визиты вакыйгаларга, танышуларга бай булды.

Әлмәттә юбилейлар уңаеннан яңартылган, төзелгән объектлар күп ачылды. Шуларның берсе һәм әһәмиятлесе - район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге дә бәйрәм алды көннәрендә үз ишекләрен ачты. Сәламәтлек саклау министры калага эшлекле сәфәрен шул тантанадан башлады.

Объектта төзекләндерү торышы белән танышу визитларының берсендә министр: "Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә 8 инфекция кичерә. Шуңа күрә учреждениене, шул исәптән диагностиканы яңарту һичшиксез зарури", - дигән иде. Яңартылган дәвалау учреждениесен ачканда да Айрат Фәррахов аның актуальлеген ассызыклап, инфекция хастаханәсендә дәвалауның яңа алымнары үсеш алачагына ышанычын белдерде.

Нефтьчеләр биргән 26,5 млн сумга элеккеге бактериология лабораториясе заманча төзекләндерелде. Компания алда билгеләнгән чыгымнарга өстәп учреждениене җиһазлау өчен тагын 3 млн сумга якын акча биргән. Бинаның беренче катында эчәк һәм сулыш юллары инфекцияле пациентларны кабул итү өчен ике бүлмә, уналты урынга исәпләнгән 6 бокс, дежур табиб, өлкән шәфкать туташы кабинетлары һәм процедура бүлмәсе бар. 32 авыруга стандарт палаталар - икенче катта. Шунда ук бактериологик анализлар лабораториясе һәм буфет урнашкан.

Әниләр һәм бәбиләр

Нәни әлмәтлеләргә махсус медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатында балалар хастаханәсендә яңа туганнар өчен реанимация бүлеге булдыру турында карар кылынган иде. 2012 елдан вакытыннан алдан туучыларны тернәкләндерү буенча яңа критерийлар гамәлгә керүе дә бу мәсьәләнең актуальлеген арттырды. Иганәчеләр биргән 9 млн сумнан артыграк акчага перинаталь үзәктә төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. 6 койка вакытыннан алда һәм аз массалы булып туган балаларны кабул итәргә әзер. Сәламәтлек саклау министрының тыгыз графигының чираттагы пункты нәкъ шунда булды. Аның сүзләренчә, Әлмәттә медицина үсеше мондый темплар белән дәвам итсә, муниципалитетара балалар хирургия үзәге ачуга да озак калмас.

-Әлмәтнең моның өчен матди-техник базасы бар. Аны әзерлекле кадрлар белән дә ныгытсаң, республиканың көньяк-көнчыгышында абруй казанырлык үзәк көт тә тор, - ди Айрат Фәррахов. - Министрлыкның да юнәлеше шул - эше белән мәртәбә яулаган һәм көндәшлеккә сәләтле үзәкләр төзү. Нәни пациентларга да ерак йөрисе булмаячак.

Башкала кунагы беренчел амбулатор ярдәмне халыкка якынайтуның тагын бер юлы - "Педиатр һәм мин" дип аталаган балалар табибы офисы белән дә танышты. 5 меңнән артык бала гына яшәгән "Көнбатыш капка" микрорайоны шәһәр читендә урнашкан. Димәк, әниләргә һәм нәниләргә балалар поликлиникасына йөрү авырлаша дигән сүз. Шуны күз уңында тотып, "Татнефть" - муниципалитет - министрлык арасындагы өчяклы килешү белән әлеге социаль әһәмияткә ия проект гамәлгә куелды да. Хәзер бистә балаларына медицина ярдәме артыннан ерак барасы түгел. Бер сменага 75 кешене кабул итә алырлык шартлар бар офиста. Өстәп анда кан алу, вакцинация ,ЭКГ, УЗИ, ташламалы даруларга рецепт алу кебек хезмәтләр дә гамәлгә керәчәк.

Кем медицина яклы?

Айрат Фәррахов Әлмәткә визиты барышында шулай ук психоневрология һәм туберкулезга каршы диспансерларда да булды. Аларда да төзекләндерү эшләре нефтьчеләр ярдәме белән бара (район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, быел гына да кара алтын табучылар сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә 200 млн сум күләмендә өлеш керткән). Соңгысын караганнан соң министр диспансерда медицина университеты һәм медицина академиясе кафедрасы булдырып, сөяк-буын туберкулезын дәвалау һәм авыруларны тернәкләндерү үзәге ачарга тәкъдим итте.

- Әлеге сөяк-буын туберкулезы бүлеге бердәнбер һәм биредә үз һөнәренең осталары эшли. Бу мөмкинлекне һәм аларга ихтыяҗны тулысы белән файдаланырга кирәк, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250