Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз

10 ноябрьдә, Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне алдыннан, Яшьләр үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган митинг булып узды.

"Аек Әлмәт" клубы әлеге чараны шәһәрдә яшәүчеләрнең игътибарын тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану проблемаларына җәлеп итү һәм бу начар гадәтләрдән баш тартырга өндәү максатыннан оештырды. Чыгышлар Яшьләр үзәге каршында булырга тиеш иде, карлы яңгыр яву сәбәпле, чара үзәк залында үтте. "Аек Әлмәт" сәламәт яшәү рәвеше клубы рәисе Владимир Фәхриев митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, аеклыкның һәр көн өчен бәйрәм булуын ассызыклады, Россиянең тәмәке тартудан ел саен 400000 кешесен югалтуын хәбәр итте. Бу бер шәһәр дигән сүз. Тәмәке тартучыларның 90 проценты никотинны 20 яшькә кадәр куллана башлаган.

Митингта студентлар, укучылар һәм эшче яшьләрнең ирекле берләшмәләре дә катнашты. Чара докладлар, чыгышлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Энҗе Хәсәншина

Дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә секторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250