Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз, стафилококк инфекциясе

Стафилококк бүгенге көндә 27 төре булган бактерия ул. Аларның якынча 14е кешенең тиресендә һәм йоткылыгында даими яши. Тик аларның барысы да авыру китереп чыгарырга сәләтле түгел.

Стафилококк бактерияләренең кайберләре генә төрле билгеләр китереп чыгарулары белән зыянлы: капсуласы иммун системасы күзәнәкләренә каршы турыдан-туры тәэсир итә, шунлыктан организмга башка микробларның үтеп керүен җиңелләштерә; аның күзәнәк тышчалары аллергик реакцияләр өчен җавап бирә һәм иммунитет күзәнәкләрен параличлый; ферментлары башка күзәнәкләрне җимерә; аның гемолизиннары лейкоцитларны үтерә; агулары организмны агулый.

Алтынсу стафилококк микробның аеруча куркыныч төре. Ул үлекләр барлыкка килүгә төп сәбәпче булып тора. Канга эләккәндә тромблар барлыкка китерүче коагулаза эшләп чыгара. Нәкъ менә алар стафилококкны иммунитет һәм антибиотикларның тәэсиреннән саклыйлар.

Стафилококк организмга һава-тамчы һәм һава-тузан юлы аша, пычрак куллар, яралар, күз, тире һәм кан, пычрак инструментлар, азык-төлек белән эләгә ала. Бөтен организм буйлап сизелми дә бик тиз тарала. Шуңа да ул кинәт кенә төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп була (йөрәк клапаннары бозылу, мастит, отит, пневмония, ангина). Алтынсу стафилококк агулары хатын-кызларда күрем вакытында агулый торган шок синдромы, зарарланган азык продуктлары, ит, консервалар кулланганда азык белән көчле агулану китереп чыгаралар.

Балаларда бу авыру ешрак тимгелләр чыгу, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылу, эч авыртуын китереп чыгара. Ялкынсыну процессы барлыкка килә. Яңа туган балаларга бигрәк тә куркыныч тудыра. Берничә айлык сабыйлар әлеге бактерияләргә аеруча сизгерләр. Эчәк ялкынсынуы, тиредә үлек барлыкка килү стафилококкның беренче билгеләре булып тора. Стафилококк йоткылыкта булганлыктан аның эшчәнлеге һәм азуы иммунитет белән бәйле.

Тамактагы стафилококк ангина, йоткылыкта кечкенә җәрәхәтләр барлыкка килүгә сәбәпче була.

Борындагы стафилококк хроник томау барлыкка килүгә китерә. Еш кына аны көмәнле хатын-кызларда да табалар, ә бу исә яңа туган бала сәламәтлеге өчен аеруча зыянлы. Моны булдырмый калу өчен хатын-кызларга дәвалау курсы билгелиләр. Антибиотиклар куллану ярамаганлыктан, стафилококк анатоксины белән дәвалану (табиб билгеләве буенча өч тапкыр калак сөяге өлкәсенә тире астына укол ясау) яхшы нәтиҗә бирә.

Сөттәге стафилококк мастит белән авырганда билгеле була. Ә бирегә ул сөт бизе зарарланганда, баланы дөрес имезмәгән очракта эләгә.

Стафилококкны дәвалауны бары препаратка сизгерлекне тикшергәннән соң гына башлыйлар. Табиб киңәше буенча өзлексез дәвалау курсы узу мөһим.

Стафилококкны халык чаралары белән дәвалау түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- кара карлыган куллану (ул организмны С витамины белән баета, иммунитетны ныгыта);

- гөлҗимеш төнәтмәсе (көнгә ике тапкыр ярты стакан);

- абрикос ашау (инфекция эчәклектә булганда);

- тамакны ромашка, календула, шалфей төнәтмәләре белән чайкау.

Р.Айнатуллова,

«ТР буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Әлмәт районы һәм шәһәре буенча филиалының микробиология бүлеге мөдире.

Фото: http://www.beautynewsnyc.com/home/uploads/2008/12/_common_cold_wash_hands.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса