Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз - бозлавык

Кыш айларында иң зур кыенлыкларның берсе булып аяк астының тайгак булуы санала.

Шуңа да егылып имгәнүне булдырмый калу өчен иң беренче чиратта дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Мастерскойларда да аның табан астын таймаслык итеп ясатырга мөмкин. Ә өй шартларында исә аяк киеменең астына наждак кәгазе яки лейкопластырь ябыштыру да файдага булыр. Аяк киеменең биек үкчәлеләрен кимәскә тырышыгыз.
Тайгак юлдан барганда бөтен табаныгызга басып, аягыгызны тездән йомшартып, җиргә карап атлагыз. Егыла башласагыз, чүгәләп калырга тырышыгыз.
- Тигез урында егыласыз икән, башыгызны җилкәгә таба тартыгыз, терсәкләрегезне ян якка таба кысыгыз, аркагызны турайтыгыз, аягыгызны җиңелчә генә бөгегез. Иң кулае ян якка (кулыгызны алга сузган хәлдә түгел) егылыгыз.
- Ә инде аркагызга егылган очракта иягегезне күкрәгегезгә таба кысыгыз һәм кулларыгызны җәегез.
- Тайгак баскычтан егылган очракта битегезне һәм башыгызны саклау мөһим. Аларны кулыгыз белән каплау ягын карагыз.
Тик бу күңелсезлекләр булган очракта әлеге кагыйдәләрне тиз генә искә төшереп үти алу бер дә җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә дөрес итеп егылу техникасын алдан эшләп карарга мөмкин. Бу очракта сезгә спорт залындагы инструктор ярдәмгә килә ала.
Егылган очракта нишләргә?
Кагыйдә буларак, күбебез егылсак та, тиз генә сикереп торабыз да, авыртуларга да карамыйча, юлыбызны дәвам итәбез. Тик бу төзәтеп булмастай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
1. Кайсы да булса җирнең сынуын бәрелгән дип кенә санап, табибка күренмичә йөрү дәвалауны шактый авырлаштырачак.
2. Вакытында дәваланмаган баш мие селкенү киләчәктә баш авыртуы, начар ишетә башлау, күзнең, хәтернең начараюын китереп чыгарырга мөмкин.
3. Күкрәкләре бәрелгән хатын-кызларга исә игътибарлы булырга кирәк. Ул киләчәктә шешләр килеп чыгу белән яный.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса