Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов: "Diamond Princess лайнерынан россиялеләрне Казанда барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр"

Төнлә Казанның бер хастаханәсенә круиз лайнерыннан россиялеләрне китерделәр.

Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

"Китерелгән дүрт кеше - безнең республика гражданнары һәм бер бала. Корабта 8 кеше була. Аларның безнең республикада яшәүчеләр икәнен һәм йогышлы авырулар хастаханәсенең бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, без Казанның бу гражданнарны кабул итәргә сәләтле булуы турында карар кабул иттек. Пациентлар бу чорны узсын өчен без барысын да тәэмин итәчәкбез, дип ышанам», — дип белдерде Президент.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова аңлатканча, барлык 8 кеше дә үзләрен яхшы хис итә, югары температура беркемдә дә юк. Казанга очыш махсус шартларда узган, аларны озатучы экипажлар шәхси саклану чараларында эшләгәннәр. "Йогышлы авырулар хастаханәсе Казанда теләсә нинди авыруларны, хәтта аеруча куркыныч авыруларны булдырмау өчен заманча җиһазларга ия. Пациентларның торышы турында без җәмәгатьчелеккә көн саен хәбәр итәчәкбез», — дип ассызыклады Попова. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстанның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә югары әзерлеге өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан һәм Казан табиблары бу ситуациягә бик югары оператив әзерлек күрсәтәләр. Россиялеләрнең гомуми сәламәтлеген саклау өчен хезмәт куйган республика җитәкчелегенә һәм медикларга рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте Роспотребнадзор җитәкчесе.

Профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан Россия туристларын китерделәр. Казанга килү белән лайнерның барлык пассажирлары, шулай ук багаж махсус дезинфекция эшкәртү уздылар. Шул ук процедурага бөтен техника, шул исәптән самолет та дучар булды.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: короновирус