Озакка сузылган магнит давыллары көтелә
2-9 август көннәрендә нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.
4 августтан 6сына кадәр көчле магнит давыллары көтелә. Җирнең магнит кыры тыныч булмау аркасында, күпләрнең баш авыртуы күзәтелергә мөмкин. Табиблар мондый көннәрдә сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа